1. |
Сигез мең төмәнлек
03:09
|
|||
Без аз.
Без, бәлкем, мең ярым, биибез үз түгәрәктә.
Чәнчи, кыйный, хәтерләтә, искә төшерә.
Без аз.
һәркөн кемдер китә, янәшәдә кала, ләкин
күзләре, төнге автопыяла томалана,
без аз,
ышкый-ышкый, система интегә,
өйгә кадәр әле 70 чакрым, без ерактан килдек,
без аз
әйтерсен лә, бу шәһәрдә туганнар юк.
Таныш булмаган авазлар, мәгънәләре башка.
Озак тормыш итсәм, сакланып калырлар
сүнеп баручы акылда.
Без маңкортлар, без наданнар,
без комганнар, без онытылган,
безне өшкерергә, без дошманнар,
без яңадан. башларбыз, ахры,
без аз.
Cигез мең төмәнлек, кемгә ышанырга сезнең арагыздан?
Мин бик динле, кешегә ышанам,
без аз.
Cигез мең төмәнлек, кемгә ышанырга сезнең арагыздан?
Мин бик динле, кешегә ышанасым килә.
|
||||
2. |
Тынычлан, җиһан
03:48
|
|||
ак кош оча һавада,
карасы тырный күңелне,
кайсы борылышта инде акыл кайта?
бармы өмет киләчәккә, энем.
без һәм алар
сугышалар, дуслар, аркадашлар,
нәрсә безгә укытканнар,
гыйбрәтен нигә онытканнар
тынычлан җиһан, тынычлан
тынычлан җиһан, тынычлан
көйләп карасаң каргышны,
туктата алсаң сугышны,
аңлата алсаң китапны,
кайтарсаң сабыр тормышны
ак кош оча һавада,
карасы тырный күңелне,
кайсы борылышта инде акыл кайта?
бармы өмет киләчәккә, энем.
тынычлан җиһан, тынычлан
тынычлан җиһан, тынычлан
|
||||
3. |
Кем безне уята (Җәлилә)
03:12
|
|||
бу җыр уята, сагышны тарата,
Җәмәгатьчелек безгә карата
бигрәк таләпчән, нәрсә ишетсә,
шуның турыда гайбәтләр сата.
һәр минут, һәр секунд мин олыгаям,
көзге яфраклар кебек саргаям,
авыл йортлары кебек кыйшаям,
гәрчә күңлемдә мин әле дә шаян.
кайдан соң миндә шулкадәр ышанмау,
шикләрдән төзелде ике чатыртау,
алар өстеннән тәгәрәп карасаң,
булыр дөнья куркырлык даңгырдау.
әнә ерактан килә каһарман,
аны уятты теге көйдәге заман,
аның янында тыныч үтырам
мондый идеал янында мин надан.
үзе намуслы, хезмәте - фидакәр,
_базында бетмәсен он һәм шикәр,
без аның фонында - тегермәннәр,
туп-туры утыра кыямӘткә кадәр
мин сөйлимен ил батыры турында,
милләтпәрварлек аның канында,
бию көйләрен әнкәй карынында
өйрәнүчеләр арасында
ул иң беренче
У-рам-да - эре тамчыларның - йогынтысы - аркасында
бо-рың-гы сүз-ләргә кайтам, игътибар, Кол Гали иҗатында.
Әлхәмдү шөкер вә сипас ул әхәдә,
мөлке даим би-зәуаль ул самәдә,
мөлкәт эчрә биля шәрик ул әхәдә,—
аны баки зүл-җәлял белдек имди.
Андан соңра — аның дусти Мөхәммәдә,
пәйгамбәрләр гөзидәси ул әхмәдә,
ңабу-ңәүсәйен мәңамли ул әхмәдә,—
аның үзрә тәлим
дөруд улсун имди.
Андан соңра — әүүәл сиддик, сахибе гар,
гар эчендә Мостафани дутди ул йар,
йар улмагә хазир кэлди, дутмади гәр,—
аның сидкы ңамулардан артук имди.
кем безне уята, сагышны тарата,
кем безне уята, сагышны тарата,
кем безне уята, сагышны тарата,
кем безне уята, сагышны тарата,
|
||||
4. |
Табигать көтә
03:26
|
|||
төрле адәмнәр йөри мине күзәтеп,
арбалар акрын йөри, безне кисәтеп
тасмалар сабыр гына кочаклый агачны
чәчәкләр үсми төнлә, уйныйлар качышлы
табигать көтә, көтә, көтә, җибәрә кошлар
табигать көтә, көтә, көтә, сибә яңгырлар
йолдызлы аюлар бии иркенлектә
әдәпсез кешеләр йоклый читлектә
менә сиңа мә, сабын һәм түләүсез
каналга меңъеллык рәхмәтләр
табигать көтә, көтә, көтә, җибәрә кошлар
табигать көтә, көтә, көтә, сибә яңгырлар
табигать көтә, көтә, көтә, җибәрә кошлар
табигать көтә, көтә, көтә, сибә яңгырлар
|
||||
5. |
Кояшка каршы
05:12
|
|||
Сугышлар турында, ятимнәр турында,
дөньяны яулаган гаделсезлек турында
язарга кирәк.
Мәчеттә мәче, җиһанда кеше,
ялган хәдисләр, үткен хикәяләр.
язарга кирәк.
ә син, ахмак,
надан,
акылдан язган,
тагын, тагын, тагын,
мәхәббәт турында.
ә син, ахмак,
надан,
акылдан язган,
тагын, тагын, тагын,
мәхәббәт турында.
тәрәзә аркылы күрдем
йөрәк белән сиздем
урам аркылы
син өйгә кайтасың
тәрәзә аркылы күрдем
йөрәк белән сиздем
урам аркылы
син өйгә кайтасың
тәрәзә аркылы күрдем
йөрәк белән сиздем
урам аркылы
син өйгә кайтасың
тәрәзә аркылы күрдем
йөрәк белән сиздем
урам аркылы
син өйгә кайтасың
|
||||
6. |
Көне-төне
03:24
|
|||
февраль тәмам, чәчләр агарды,
мәдхияләр үзләре укылды.
яңа кыйбла, келәмнәр череде,
йокысызлык, ни үзгәрде
көне-төне йөри трамвайлар
көне-төне тынны ашыйлар
көне-төне зынгылдый
телефоннар
көне-төне йөри трамвайлар
көне-төне тынны ашыйлар
көне-төне зынгылдый
телефоннар
телефоннар
кылма гөсел, хәҗәт түгел,
качып булмый тавыштан,
кемдер күзен йома, алга ашкына,
кемдер кулың суза
кылма гөсел, хәҗәт түгел,
качып булмый тавыштан,
кемдер күзен йома, алга ашкына,
кемдер кулың суза
көне-төне йөри трамвайлар
көне-төне тынны ашыйлар
көне-төне зынгылдый
телефоннар
көне-төне йөри трамвайлар
көне-төне тынны ашыйлар
көне-төне зынгылдый
телефоннар
телефоннар
|
||||
7. |
Ике чаткы (Darkfun)
04:33
|
|||
Нигәдер без өзеләбез. Кычкырышабыз.
Бу мәңгелек буран туктамас. Шарлавыклар без.
Без тырыштык, килде тынлык, караңгылыктай,
без чыкмадык, алдашмадык, ышанмадык та
Ике чаткы, өмет һәм хыял, ике чаткы, сүндер һәм уян,
Ике чаткы, өмет һәм хыял, ике чаткы, сүндер һәм уян,
яки йокла, озын төшкә тормыш әйләнсең.
Урман аркылы, кичкә якынрак, өйдән ераграк шул
аяк очлары, тезләр, умыртка сөяге, җилкәләрем.
Зинһар, елама, гаеп урынына бир мөмкинлек юлны
тизрәк табырга, онтылган сукмактан – күрше галәмнәргә
Ике чаткы, өмет һәм хыял, ике чаткы, сүндер һәм уян,
Ике чаткы, өмет һәм хыял, ике чаткы, сүндер һәм уян,
яки йокла, озын төшкә тормыш әйләнсең.
|
||||
8. |
Оренбург тракты
03:08
|
|||
ак мәче кара мәче
янды тәгәрмәче
cугышның карлыгачы
безгә килмәгәче
анда да
сүз анла
кара мина
кара мина гына да
оренбург тракты
миннән кан акты
без сине көттек
син безне саттың
сиңа гына кирәкме - үзең ал аны
сиңа гына кирәкме - үзең ал аны
сиңа гына кирәкме - үзең ал аны
сиңа гына кирәкме - үзең ал аны
ак шәүлә кара шәүлә
ул бездән көлә
кояш елап килгән
безгә көз биргән
сиңа чир бәргән
сиңа көл төргән
шуннаң сорамыйча
дин күкрәгән
күккә тыныч кара
ана ала карга
сиңа буран, миңа
кырлар яңгырлана
сиңа гына кирәкме - үзең ал аны
сиңа гына кирәкме - үзең ал аны
бу җыр үзе языла
текст үзе яңгырый
сиңа нәрсә кирәк - мин аны аңламыйм
сиңа нәрсә кирәк - мин аны аңламыйм
нәрсә булыр иртәгә - шуны уйлап кара
нәрсә булыр иртәгә - шуны уйлап кара
шуңы аңлап кара, шуны аңлап карасаң,
башлар бутала,
башлар бутала
|
||||
9. |
Вакыт аз калды
03:31
|
|||
Бәлки син акылдан язган
бәлки син пәйгамбәр.
кулында фонарь, каршылап тора
шәһәр
юлларны чылата көзләр, юата салкыннар
йөрәк мәйданын сатып алган саннар
коймалар чорный, кочаклап, диварлар әрләшә
күзләр ачам, теләсә нәрсә эшлә
шырпылар сыман чәнчеп, тәгәри сүзләр,
хакыйкать тулы, дорфа абыйлар, без энеләр
Ихтияр буенча һәм мәҗбүри
вакыт аз калды
ә хәрефе шундый авыр елмая
вакыт аз калды
чынлый барабан, кыллар сүтелә
вакыт аз калды
мин юкка ашыкмыйм, ничек сабыр булырга
вакыт аз калды
урамнарда нәфес безне кыйнады
вакыт аз калды
куллар туңды, аяклар уйлады
вакыт аз калды
бу безнең дүртенче очрашуыбыз
вакыт аз калды
Биләр, Җүкәтау, Кырлай, Ташкичү
вакыт аз калды
һәркөнне мәрәсим, мәҗлестә елама
һәркөнне мәрәсим, мәҗлестә елама
һәркөнне мәрәсим, мәҗлестә елама
сагышлы көйләр үзләре языла
|
Streaming and Download help
If you like qaynar, you may also like:
Bandcamp Daily your guide to the world of Bandcamp