1. |
qaynar - Футбол көе
03:38
|
|||
никтер моңсу кичләрендә
кемгә алдарга, кемне мактарга,
өстӘлгә куям аякларны,
күрше әрләшә,
ноябрь буе кырынмадым,
кино, телефон, юылган тәрәзә,
кошлар җырлаша, дуслар һәркөн
ыңгыраша.
Кичә дүшәмбе, бүген дүшәмбе,
каһвәханә ач, хикәяләр
төшерерлек урыннар тагын күбрәк
булсын, шатлансын
кеше, йөзләре, бәхеттәндер, моңсу,
кулда чынаяк, башта - кагыйдәләр,
җырлар язмасан, кардан төш яса,
аяк астында
шаркылдый фикерләр.
(На) - ничек син?
Нана, нана, на - мин бер көе
Нана, нана, нана - көен бик матур,
бармы исеме?
Тормыш үзгәрә, иреннәр күгәрә,
заман үзгәрде, мин дә шул фикердә,
мин җиттем, ахры, сабырлык читенә,
кая корвалол.
Мин көч җыям дип, алданасың,
/дуслар югалсын, дошманнар шалтансын,
иртән уяндым, максатка ирештем,
бәхет якында,
Активити, профит, үзЕңне сынау,
без кая барабыз, кем кулында бау,
мин Яр Чаллыдан, килмешәк бер татар,
минем аркада шәһәрләр тончыга.
Иске урамнар исемнәре,
яңа бушлыклар, хыяллар челтәре,
билгеле киләчәк заманнар фигыле,
җыр тәмамланды,
кайда шигаре?
|
Streaming and Download help
If you like qaynar, you may also like:
Bandcamp Daily your guide to the world of Bandcamp